Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләре яшь көчләрне көтә

Яңа уку елы башлану уңаеннан без район мәгарифе проблемалары һәм үсеше турында кызыксынып, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова белән әңгәмә кордык. - Эльвира Йолдызовна, 1 сентябрьдән Россиядә мәгариф турында яңа закон көченә керде. Аның буенча фикерегезне беләсе иде. - Шунысы куанычлы, яңа законда белем алу буенча гамәлдәге дәүләт...

Яңа уку елы башлану уңаеннан без район мәгарифе проблемалары һәм үсеше турында кызыксынып, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова белән әңгәмә кордык.

- Эльвира Йолдызовна, 1 сентябрьдән Россиядә мәгариф турында яңа закон көченә керде. Аның буенча фикерегезне беләсе иде.

- Шунысы куанычлы, яңа законда белем алу буенча гамәлдәге дәүләт гарантияләре кимемәгән. Анда белем бирүнең төрле формалары хуплана. Закон туган телдә укытуны чикләми. Хәзер туган тел буенча имтихан бирү мөмкинлеге туды. Мәгариф учреждениеләре үзидарә органнарының вәкаләтләре киңәя. Шулай ук законда педагогик хезмәткәрләрнең статусын һәм социаль яклау чараларын билгеләүче положениеләр беркетелүе дә бик мөһим.

- Бүген педагогларга нинди социаль гарантияләр каралган?

- Узган ел белән чагыштырганда быел хезмәт хаклары сизелерлек артты: укытучыларныкы уртача - 26, тәрбиячеләрнеке 20 мең сумнан артык. Моннан тыш, яшь белгечләргә окладка 20 % өстәмә, җирле бюджет хисабыннан авыл укытучыларына коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташламалар, зарарлы хезмәт шартлары өчен өстәмәләр, методик әсбаплар алуга компенсация, санаторийларга ташламалы юлламалар бирү һәм башка төрле матди кызыксындыру чаралары бар. 73 хезмәткәребез торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Быел бер хезмәткәр социаль ипотека буенча фатир алды, ике кешегә субсидия алу өчен документлар әзерләнә.

- Балаларга уңайлы шартлар тудыру буенча ниләр эшләнде?

- Быел 4 мәктәптә республика программасы буенча 75 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Бу эшләргә җирле бюджеттан да 15 миллион сум бирелде. Шулай ук Бирючевка балалар бакчасында, Карамалы, Татшуган авыллары мәктәпләрендә ремонт эшләре башкарылды. Шәһәребезнең 10 нчы, Тымытык авылы балалар бакчаларының, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең түбәләре алыштырылды.

Өч авыл мәктәбендә санитар узеллар төзелде, 13 объектта су фильтрлары куелды, савыт-саба, ашханә җиһазлары, йомшак инвентарь, су җылыткычлар, парталар, балалар өчен мебель алынды. Шулай ук Универсиада авылыннан 233 данә ашханә мебеле һәм инвентаре кайтты. Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә ярдәмнәре өчен республика һәм район җитәкчеләренә, "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдерәсе килә. Әлеге акция барышында 2 млн 448 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

- Бүгенге көндә районда балалар бакчаларына чират мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?

- Шәһәрдә "Тамчыкай" балалар бакчасын файдалануга тапшыру, авылларда өстәмә 80 урын булдыру 3 яшьтән 7 яшькә кадәр сабыйлар чиратын киметергә ярдәм итте. Әмма 1-3 яшькә кадәр балалар чираты кискен кала. Район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе әлеге проблеманы хәл итү өстендә эшли. "Кыңгырау" балалар бакчасында яңа төркем ачу, 8 нче мәктәпнең буш бүлмәләрен һәм башка учреждениеләрне реконструкцияләп, 4 мәктәпкәчә яшьтәге төркем ачу планлаштырыла. Бу быел 120 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук модульле балалар бакчалары төзү күздә тотыла.

- Белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе буенча билгеләнә. Быел районыбыз укучылары нинди күрсәткечләргә иреште?

- Узган ел белән чагыштырганда, мәҗбүри фәннәрдән генә түгел, сайлап алганнары буенча да имтихан нәтиҗәләре югарырак. Бигрәк тә математика, физика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, әдәбият, инглиз теле буенча күрсәткечләр яхшырды. Узган уку елында югары баллны 67 укучы җыйса, быел андыйларның саны 153 кә җитте. Актүбәнең 2 нче, Азнакайның 2 нче, 5 нче урта мәктәпләре һәм 4 нче лицей - югары балл җыючыларны иң күп бирүчеләр.

Быел урта мәктәпне 18 укучы - алтын, 12 укучы көмеш медальгә тәмамлады. 459 укучы өлгергәнлек аттестаты алды. Кызганычка каршы, 3 укучы (7 нче мәктәп, Җиңү бистәсе һәм Актүбә 1 нче урта мәктәбе) аттестатсыз калды. Шәһәребезнең 5, 4 нче, Чубар Абдул, Тымытык мәктәпләре республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Шул ук вакытта 6, 9 нчы, Урсай, Актүбәнең 1 нче мәктәпләренә җитди тартылырга кирәк. Ә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 689 укучының барысы да аттестат алды.

- Педагогик кадрлар мәсьәләсе ничегрәк тора?

- Мәгариф системасында 1349 педагог эшли. Шуның 301 е - югары, 910 ы беренче категориягә ия. Яшь белгечләр бары 1,7 % кына тәшкил итә. Алар, әзрәк эшләү белән, китү ягын карый. Кайбер мәктәпләрдә яшь кадрлар бөтенләй юк. Уңай мисал итеп Әсәй авылы мәктәбен һәм гимназияне китерергә мөмкин, биредән бер генә яшь укытучының да киткәне юк.

- Яңа уку елына педагоглар алдына нинди максатлар куела?

- Быел район педагоглары алдына укыту процессында югары нәтиҗәле технологияләр куллану, мәгариф учреждениеләрендә яшь белгечләрнең санын арттыру, балаларның техник иҗатын үстерү мәйданчыклары булдыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен шартлар тудыру, балаларны ике дәүләт телендә укытуның сыйфатын яхшырту, 3 яшькә кадәр сабыйларны балалар бакчасы белән тулысынча тәэмин итү һәм алгарышка илтә торган башка шундый мөһим бурычлар куелды.

Мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм һәм эшләрендә уңышлар, максатларына ирешүләрен телим.

Әңгәмәдәш: Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләре яшь көчләрне көтә