Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай өлкәннәре бәйрәм итте

Балалар иҗаты үзәге фойесында ветераннарның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган. Элекке хезмәттәшләр, дуслар бер-берсен сагынып, кочаклашып күреште, шушы шатлыклы мизгелләрдә күпме истәлекләр, матур хатирәләр яңарды. Ел да октябрь башында уза торган әлеге бәйрәм, көзнең салкын яңгырлы-карларыннан күңелләргә җылы нур иңдерде. Тантананы ихлас котлаулар һәм җылы теләкләр белән муниципаль район башлыгы Марсель...

Балалар иҗаты үзәге фойесында ветераннарның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган. Элекке хезмәттәшләр, дуслар бер-берсен сагынып, кочаклашып күреште, шушы шатлыклы мизгелләрдә күпме истәлекләр, матур хатирәләр яңарды. Ел да октябрь башында уза торган әлеге бәйрәм, көзнең салкын яңгырлы-карларыннан күңелләргә җылы нур иңдерде.

Тантананы ихлас котлаулар һәм җылы теләкләр белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул ветераннарга Азнакай үсешенә керткән өлешләре өчен тирән рәхмәтен белдерде, юбилярларга бүләкләр тапшырды.

55 ел бергә тату гомер кичергән Мәрзия һәм Әнвәр Хәмидуллиннар, Луиза һәм Илгис Галиуллиннар, сикәлтәле тормыш юлыннан 50 ел бергә атлаган Наилә һәм Мансур Шәкүровлар һәркемдә соклану уятты. Алар нефть тармагында, колхозда тырыш хезмәт куйганнар, лаеклы балалар тәрбияләгәннәр, хөкүмәтебез тарафыннан күп кенә бүләкләргә лаек булганнар.

- Эшләгән урыннарыбызда онытмыйлар, бәйрәм саен килеп, тәбрикләп китәләр, - ди Әнвәр ага Хәмидуллин.

"Азнакай "Нефтемаш" заводы" ачык акционерлык җәмгыяте ветераннар советы рәисе Канига Хәмидуллина кебекләрнең тынгысызлыгы әнә шулай өлкәннәргә үзләре эшләгән предприятие белән араны өзмәскә ярдәм итә.

- Барлыгы 50 пенсионерыбыз, 10 инвалидыбыз бар. Әле менә күптән түгел Машина төзүчеләр көне уңаеннан урманга бәйрәмгә чыктык. Бүләкләрне йөри алмаганнарның өйләренә барып бирәбез. Җитәкчебез Марат Гайсин ветераннарга бик игътибарлы, аңа рәхмәттән башка сүзебез юк. Төрле бәйрәмнәр оештырабыз, язгы өмәләрдә катнашабыз, - ди ул.

Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов өлкәннәрне актив һәм сәламәт тормыш алып барырга чакырды. Бүгенге көндә районда 17 меңгә якын пенсионер яши. Араларында тугызынчы дистәне тутыручылар да шактый. Аларны район җитәкчелеге тарафыннан шәхсән өйләренә барып тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.

-Оешма-предприятиеләребездә Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыннары оештырылды. Бер чынаяк чәйнең кырык ел гомере бар ди. Шөкер, безгә хөрмәт елдан-ел арта. Районда бик күп матур эшләр башкарыла, - дип, Диләрә Җамалиева барлык ветераннар исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.

Сәхнәдән исә өлкән буынны тәбрикләп район үзешчәннәре башкаруында җырлар яңгырады.

- Кеше белән аралашып яшәүдән тәм табабыз. Менә унбиш ел инде сәхнәдә. Төрле авылларга концертлар белән чыгабыз. Җыр белән дөнья мәшәкате, тормыш авырлыклары онытылып китә, - ди Раушания Идрисова җитәкчелегендәге Тымытык авылы ветераннар хоры әгъзалары, ирле-хатынлы Флера һәм Фәндәс Кашаповлар.

Шулай елларга сер бирми, үз күңелләрен үзләре күтәреп, башкаларга да шатлык өләшеп яшәүче ветераннарыбыз районыбызда бихисап. Өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, үткән гомер юллары безгә, киләчәк буынга, маяк булып тора.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай өлкәннәре бәйрәм итте