Азнакай өлкәннәре бәйрәм итте
Балалар иҗаты үзәге фойесында ветераннарның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган. Элекке хезмәттәшләр, дуслар бер-берсен сагынып, кочаклашып күреште, шушы шатлыклы мизгелләрдә күпме истәлекләр, матур хатирәләр яңарды. Ел да октябрь башында уза торган әлеге бәйрәм, көзнең салкын яңгырлы-карларыннан күңелләргә җылы нур иңдерде.
Тантананы ихлас котлаулар һәм җылы теләкләр белән муниципаль район башлыгы Марсель...