Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай коткаручылары нефть резервуарына “янарга” ирек бирмәделәр

Нефть резервуарларында кабынып киткән ялкынны сүндерү җиңел мәсьәләләрдән түгел... Нефть парлары шартлап, резервуар каплавычын куптарып берничә йөз метрга очырырга мөмкин. Янучы резервуар, кайнап торган чәйнек кебек, эчендә булган сыекчаны күрше резервуарларга чәчрәтергә, янгын ныклап кабынып китәргә сәләтле. Андый хәлләр дә булды, кайнап торган нефть чәчрәү нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр дә зыян...

Нефть резервуарларында кабынып киткән ялкынны сүндерү җиңел мәсьәләләрдән түгел... Нефть парлары шартлап, резервуар каплавычын куптарып берничә йөз метрга очырырга мөмкин. Янучы резервуар, кайнап торган чәйнек кебек, эчендә булган сыекчаны күрше резервуарларга чәчрәтергә, янгын ныклап кабынып китәргә сәләтле. Андый хәлләр дә булды, кайнап торган нефть чәчрәү нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр дә зыян күрде.

Резервуарда чыккан янгынны сүндерү күп көч, сабырлык, осталык сорый. Шуңа да мондый очракларда алдан ныклы әзерлек булу, дөрес эш итә белү зур әһәмияткә ия. Шуңа да янгын сүндерүчеләр арасында әледән-әле өйрәнүләр булып кына тора.

Шундый өйрәнүләрнең берсе 19 июльдә узды. Ул Азнакай нефтьчелеләренең 60 еллык юбилеена багышланган иде, чөнки 24 нче янгын часте идарә объектларын ялкыннан саклауда үзеннән зур өлеш кертә. Федераль янгын сүндерү бүлегенең 2 нче отряды янгын сүндерүчеләре "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең Яшләү бүлегендә очраштылар.

Янгын сүндерүчеләрнең осталыгын Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү һәм коткару оешмасы урынбасары, эчке эшләр подполковнигы Евгений Зотин бәялеп торды. Аның белән беррәттән "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженеры Расих Фәйзуллин да янгын сүндерүчеләрне күзәтте.

... Иртә белән күләме 5000 кубометр булган резервуар "янып" китә. Автомат ут сүндерү системасы эштән чыккан. "Ялкынны" иң беренчеләрдән булып, 6 нчы ЦДНГ мастеры Ринат Зиннуров күреп ала һәм яшен тизлегендә хәбәр сала. Берничә секунд эчендә авариягә каршы көрәш башлана - гадәттән тыш хәлне хәбәр итеп сирена бирелә, кизү торган оператор янгын сүндерү бүлегенә хәбәр салып, технологик процессны туктатырга керешә. Тәҗрибәле мастер да югалып калмыйча янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче кул астында булган беренчел янгын сүндерү җиһазлары ярдәмендә ялкынга каршы көрәшә башлый. Оператор Азат Абдуллин да якында торган 2 нче һәм 4 нче резервуарларны ялкыннан саклау өчен салкынайтып торырга су ача. Ялкынны сүндерер өчен махсус кулланылган күбек тә тиз генә эшкә җигелә.

Авария урынына иң беренче 24 нче янгын сүндерү бүлегенең кизү торган караулы, берничә минуттан соң 87 нче янгын сүндерү булеге килеп җитте. Каравыл башлыклары Азат Гарифуллин һәм Ленар Мәйлүнов бер-берсен радиоэлемтә аша ярты сүздән аңлашып янгын белән көрәшкә керештеләр. Махсус костюмнар кигән егетләр лафет баганалар тирәсендә урнашып, ялкынга каршы су агымын башладылар.

Янган резервуарны салкынайтып тору ярты эш, шуңа да аларга ярдәмгә Актүбә, Җәлил бистәсеннән янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Алар якында торган резервуарларны ялкыннан саклауга керештеләр.

Һәлакәт урынына 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салават Салахов килеп җитте һәм җитәкчелек эшен үз өстенә алды. Урында ук оператив штаб төзелде. Штаб эшендә нефть казу идарәсе баш инженеры гына түгел, ә аның урынбасары Таһир Шаймарданов, ЦДНГ-6 җитәкчесе урынбасары Альберт Маннапов та бар иде.

Янгын сүндерүчеләр радиоалгыч аша яңа төрле һәлакәт - резервуардагы нефть кайнап, аны читкә ташлавы турында ишетеп алдылар һәм берара ялкыннан качып тордылар. Әлеге куркыныч халәт үтү белән янгын белән көрәшүчеләр киредән үзләренең хәрби урыннарына бастылар һәм күбек ярдәмендә һөҗүмгә күчтеләр.

Чын янгындагыча бу сценарийда булган өйрәнүләрнең азагы "отбой" командасы белән төгәлләнде. Өйрәнүләрне министрлыктан килгән олы кунак югары бәяләде. Янгын сүндерүчеләрне "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженеры Расих Фәйзуллин да мактады. Егетләр үз һөнәрләре һәм кыюлыклары өчен зур горурлык хисләре кичерделәр.

Александр НИКУЛИН,

24 нче янгын сүндерү часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай коткаручылары нефть резервуарына “янарга” ирек бирмәделәр