1 август 2016 яңалыклары
-
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәрен кире какты
Вузларда бюджет урыннары саны "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон белән гарантияләнгән һәм кыскартыла алмый (Казан, 1 август, «Татар-информ»). Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартылу турындагы мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр иткән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Анна Усачева. Бу хакта...
-
Азнакай укучылары «Костер»га ял итәргә китте
Җәйге каникул чорында укучыларның ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү мөмкинлеге күп. Районыбыздан «Без бергә» республика фестивалендә катнашкан унике укучы Биектау районында урнашкан «Костер» лагерына профильле сменага китте. Фото https://vk.com/koster_center
-
Фазыл Искәндәр Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнәчәк
Элегрәк язучы Мәскәү өлкәсе Переделкино бистәсе зиратында җирләүләрен сораган дип хәбәр ителгән иде (Казан, 1 август, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин язучы Фәзил Искәндәр Новодевичье зиратында җирләнәчәк дип хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс". "Туганнары үтенече буенча Фазыл Искәндәр Новодевичье зиратында җирләнәчәк. Бөек язучы. Мәңгелек истәлек", - дип язган бүген Собянин...
-
Азнакай коткаручылары нефть резервуарына “янарга” ирек бирмәделәр
Нефть резервуарларында кабынып киткән ялкынны сүндерү җиңел мәсьәләләрдән түгел... Нефть парлары шартлап, резервуар каплавычын куптарып берничә йөз метрга очырырга мөмкин. Янучы резервуар, кайнап торган чәйнек кебек, эчендә булган сыекчаны күрше резервуарларга чәчрәтергә, янгын ныклап кабынып китәргә сәләтле. Андый хәлләр дә булды, кайнап торган нефть чәчрәү нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр дә зыян...
-
Августның беренче көне Азнакайга эссе һава һәм яшенле яңгырлар алып килде
Августның беренче көне Азнакайга эссе һава һәм яшенле яңгырлар алып килде. 31 градуслык челлә көндез чыдый алмаслык бөркүлек белән алмашынды. Җил көньяктан, салмак, секундына 2 метр тизлектә исә. Көндез температура 30 градуска кадәр җитте. Күкне каплап алган болытлар һәм яшенле яңгыр әлеге кызуда бөркү һава торышы хасил итте. Төнлә терекөмеш...
-
Күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым
Табигатьтә нинди генә могҗизалар булмый. Бакчада су сипкәндә күршеләрнең таш стенасында үскән әлеге чәчәкне күреп, хәйран калдым. Ничек таш арасына килеп эләккәндер ул орлык, цемент измә арасында ничек тамыр җибәргәндер, гаҗәп! Аны кадерләп ашлаучы да, су сибүче дә юк бит. Ә чәчәк бернинди киртәләргә карамыйча үскән! Тыйнак кына елмаеп, ямьсез...
-
Татарстанда танкта бикләнеп калган балаларны коткарганнар
Әлеге хәл 30 июльдә, Әлмәт районында булган. Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә. Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", - дип...
-
Азнакай табиблары яман шеш авыруларына каршы профилактик эшчәнлекне киң җәелдерде
Быелның республикада яман шеш авыруларына каршы көрәш елы булуын искәртеп, Азнакай табиблары халык арасында профилактик эшчәнлекне киң җәелдерде. Газетабыз битләрендә, башка массакүләм мәгълүмат чаралары аша да чыгышлар ясап, аңлату эшләре алып баралар, хезмәт коллективларында очрашулар уздыралар. Соңгы вакытта йөрәктә барлыкка килүче яман шешләр профилактикасы да еш күтәрелә. Мондый авырулар чагыштырмача...
-
Азнакайда 10 әни химик анализлар лаборанты белгечлеге ала
Хәзер эш юк дип, һөнәрем буенча эш таба алмыйм, дип аптырап йөри торган заман түгел. Үзең йөрмәсәң, эзләнмәсәң, сиңа берәү дә килеп тәкъдим ясамас, эш тәкъдим итмәс. Моны яшьләребез яхшы аңлый башлады. Аларга Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге дә ярдәм итәргә әзер. Ул бала тәрбияләп декрет ялында яткан яшь әниләр өчен...
-
Азнакай шәһәрендә беренче тапкыр Холи бәйрәме үтте
Буяулар фестивале - җәй, шатлык һәм төсләр бәйрәме. Аны шулай ук Холи бәйрәме дип тә йөртәләр. Ул Һиндистанда барлыкка килгән. Яз килгәнне символлаштырган әлеге чара үзенең туган якларында һәр елны үткәрелә. Һәм менә быел ул Азнакайда үзгә әйләнде. Узган жомгада Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданы төрле төсләргә буялган райондашларыбыз белән тулы...