Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хатын-кызлары өстенлекләргә хаклы

18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә нинди өстенлекләр бирелә?

Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фәрманы нигезендә эшләүче хатын-кызларга бала тәрбияләү бурычларын да үти алу өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән чаралар кабул ителгән.

Сүз дә юк, эшләгән хатын-кызларга гаиләдә дә барсына өлгерергә кирәк: көнкүреш мәшәкатьләренә дә, балалар белән шөгыльләнергә дә... Әлеге чаралар аларның бу бурычларын бераз булса да җиңеләйтү максатында эшләнгән. Әмма шуны әйтергә кирәк, алар 18 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләр өчен законда билгеләнгәннән тыш, башка норматив актлар белән каралган өстенлекләр коллектив килешүләргә кертелгәндә генә нәтиҗәле була ала. 18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә нинди өстенлекләр бирергә мөмкин соң? Менә аларның берничә мисалы:

  • штатлар яки хезмәткәрләр саны кыскартылганда өстенлекне нәкъ менә балигъ булмаган балалар тәрбияләгән хатын-кызларга бирү, ягъни аларны эштә калдыру;
  • һөнәри әзерлек үткәндә, өстәмә белгечлек алганда;
  • бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү ясау, ягъни матди ярдәм күрсәтү;
  • хезмәткәрләрнең балаларын сәламәтлек һәм ял лагерьларына юлламалар белән тәэмин итү, аларның бәясен тулысынча яки өлешчә түләү;
  • балаларга Яңа ел бүләкләре ясау;
  • хезмәткәрләрнең балалар бакчаларына түләвенә компенсация ясау һәм түләү;
  • хезмәткәрнең гаризасы нигезендә хезмәт хакын саклап, 1 сентябрь – Белем көнендә, мәктәптә чыгарылыш тантанасы көннәрендә кыска сроклы ял бирү;
  • бала тәрбияләү буенча отпускта булган хезмәткәргә сабые өч яшькә җиткәнче ай саен өстәмә пособие түләү;

Әлбәттә, өстенлек, ярдәмнең башка төрләрен дә кулланырга була, монсы инде эш бирүчедән, икътисади мөмкинлекләрдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев