Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында Раштуа уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итә.
Биредә тәрбияләнүчеләр рус халкының йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Саф һавада колядки укыдылар, такмалар җырладылар, бер-берсен кәнфитләр белән сыйладылар.
Колядки – борынгы бәйрәмнәрнең берсе, ул иске елдан яңа елга күчүне аңлата.
Анастасия Кравченко, социаль эш буенча белгеч
Нет комментариев