Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай фермерларының базарда ихтыяҗ тудырырлык продукция җитештерергә мөмкинлекләре күп

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Миргасим Вәлиевич, бәйрәмне нинди хезмәт уңышлары белән каршылыйсыз? - Шунысы куанычлы: йөзебез якты, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ирешкән уңышлары өчен горурланырлык. Бәйрәмебезне югары хезмәт уңышлары белән каршы...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Миргасим Вәлиевич, бәйрәмне нинди хезмәт уңышлары белән каршылыйсыз?
- Шунысы куанычлы: йөзебез якты, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ирешкән уңышлары өчен горурланырлык. Бәйрәмебезне югары хезмәт уңышлары белән каршы алабыз. Авыл хезмәтчәннәренең көйле һәм төгәл эше нәтиҗәсендә азнакайлылар менә инде берничә ел рәттән республикада иң зур күләмдә уңыш җитештерәләр. Быел да игенчеләребез, табигать шартларының кырыс килүенә дә карамастан, кукурузны да кертеп, 175 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерделәр.
Ирешкән уңышларыбыз барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртак хезмәт җимеше ул. Уңышлар җиңел генә бирелми, бу максаттан, язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек барды, барлык техника хәрби әзерлеккә куелды. Игенчеләребез чәчү эшләрен башкарырдай һәр минут, сәгатьне нәтиҗәле файдаланып, мөмкин булганның барын да эшләделәр. Республика күләмендә иң күп чәчүлек мәйданы булуга да карамастан, игенчеләребез алдынгылар өчлегендә булды.
Мәгълүм булганча, быел районда югары табышлы майлы культуралар чәчә башладык. Яңа башлангыч
булса да, эш оешкан төстә барды. Бераздан гаскәр кебек тип-тигез булып тишелгән көнбагыш, кукуруз басулары күзләрне иркәләде. "Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә", дип җырлыйлар җырларда да. Безнең иген кырлары да күз явын алырлык чиста һәм бай булды. Бу беренче чиратта тиешле агротехник
шартларны үтәүгә, игенченең һөнәри осталыгына бәйле.
Районда урып-җыю эшләрен иң беренчеләрдән булып "Тукай" һәм Ленар Габдрахмановның крестьян-фермерлык хуҗалыклары төгәлләде.
Алар гектардан уртача 32 центнер уңыш алды. Районда иң зур инвесторлары "Азнакай" АФ" һәм "Союз-Агро" җәмгыятьләре уртак калачка иң саллы өлеш кертүчеләр. "Азнакай"АФ" - 67 мең тонна, ә "Союз-Агро" - 20 мең тонна икмәк җитештерделәр.
Бу уңышларның нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хас булган югары һөнәри осталык, сайлаган эшкә тугрылык, энтузиазм һәм хезмәт сөю ята.
"Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Рөстәм Бадыкшанов, Расих Фазлыев, Алмас Шәехов, Илнур Ибраһимов, Илдар Зарипов; "Тукай" хуҗалыгыннан Инсаф Мияссәров, Әсгать Бикмөхәммәтов, Рәшит Гыймаев; Соц. Хезмәт Герое Ф.Ш. Кәримов ис. хуҗалыктан Римаз Хөснетдинов, Рәис Гарипов; "Союз-Агро" хуҗалыгыннан Таһир Хөсәенов, Сергей Матвеев, Флюр Кәримов; "Марс" хуҗалыгыннан Илшат Хөсәенов, Азат Галәветдинов һәм башка бик күпләр нәкъ менә шундый сыйфатларга ия. Өстәлләребез мул, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен иртә таңнан төн уртасына кадәр басулардан кайтып кермәделәр алар.
Алдагы ел уңышы өчен дә ныклы нигез булдырылды - барлык чәчүлек мәйдан тулысынча эшкәртелде. Быел 20 мең гектардан күбрәк көзге культуралар чәчеп калдырабыз. Амбарларга 95 процент репродуктив орлык салынды.
- Табыннарыбыз түрендә ипекәй торуга тулы ышаныч бар. Икмәк янына ите, сөте, мае да кирәк бит әле аның.
- Әйе, без халкыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатыннан мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Һәм районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең базарда ихтыяҗ тудырырлык сыйфатлы продукция җитештерергә бар мөмкинлекләре дә бар. Терлекчелек - авыл хуҗалыгында акча эшләүче әйдәп баручы тармак ул. Малы юк, керем бирүче терлекчелек продукциясе җитештерә алмый икән, ул хуҗалыкның киләчәге дә юк дигән сүз.
Шөкер, терлекчеләребезнең уңышлары да куанычлы. Соңгы елларда мөгезле эре терлек саны 5 мең башка артты. Бүгенге көндә районда 34 меңнән артык мөгезле эре терлек булса, шуның 11 меңе савым сыерлар. Киләчәктә без мөгезле эре терлек санын 40 меңгә кадәр җиткерү бурычын куябыз. Быел 10 айга 37,6 мең тонна сөт һәм 2 мең 643 тонна ит җитештерелде.
Терлекчелек продукцияләрен җитештерү һәм сатуда "Союз-Агро", "Азнакай"АФ" ҖЧҖләре, "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г." крестьян-фермерлык хуҗалыклары алдынгылар рәтендә бара.
Алдынгы терлекчеләребез арасыннан "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Гөлнар Расчектаева, Зөлфия Закирова, Раушания Мәҗитова; "Союз-Агро" җәмгыятеннән Татьяна Ким, Илгизә Вәлиева, Гөлфия Әхмәтшина; "Таллы Бүләк" АХҖКннан Флүрә Шәрипова; Ленар Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Миләүшә Вәлиева һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атап китәргә мөмкин булыр иде.
Табыннарыбызны сыйфатлы терлекчелек продукциясе белән баетуда, яңа эш урыннары булдыруда "Союз-Агро" хуҗалыгының Актүбә комплексындагы мега-ферманың роле зур. Анда 3300 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 1390ы савым сыерлар.
Мега-ферма терлекчеләре районда ит-сөт җитештерүдә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Ирешелгәннәр чик түгел. Киләсе елда "Азнакай" агрофирмасы 2000 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексын төзүне планлаштыра. "Союз-Агро" хуҗалыгында 1000 башка симертү мәйданчыгы төзелде. Киләсе елга исә тагын мең башка арттыру бурычы куела.
Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә халыкның активлыгын күтәрүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 70 кә якын крестьян-фермер хуҗалыгы 19 мең гектардан артык чәчүлек мәйданда авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерә. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә районда 30 гаилә фермасы эшләп килә. Киләчәктә аларның санын 40 ка кадәр җиткерү бурычын куябыз. Район Советы карары белән 3 баш сыеры булган хуҗалыкларга савым аппаратлары бүләк ителә. Бүгенге көндә 500 гаилә шундый аппаратка ия булды.
Авылларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә авыл җирлекләре башлыклары зур өлеш кертә. Стәрле, Сарлы, Кәкре Елга, Әсәй, Әлкәй авыл җирлекләрендә эш аеруча яхшы оештырылган. Җитештерелгән продукцияне эшкәртү, халкыбызны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Шәһәребездә икмәк заводы, сөт комбинаты эшли. Базар, атна саен диярлек ярминкәләр гөрләп тора.
- Авылның киләчәге булган яшьләр турында кайгыртучанлык күрсәтеләме?
- Үсеп килүче яшь буынга авыл хуҗалыгы өлкәсенә мәхәббәт тәрбияләүдә зур игътибар бирәбез. Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалында бүгенге көндә бик кирәкле булган кадрлар әзерләнә. Алар хуҗалык җитәкчеләре белән аралашып, киләчәк планнарын коралар. Соңгы өч елда районга 10 белгеч кайтты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә аларның барысы да бер тапкыр бирелә торган 100 мең һәм ай саен 5 мең сум күләмендә ярдәмгә ия булдылар.
Яшьләрне авылга тагын да ныграк тарту максатыннан, әлеге сумма - 200 мең һәм 6420 гә арттырылды. Яшьләрне авылда калдыру, эш урыннары булдыруда Республика программалары зур әһәмияткә ия. Максатчан программалар нигезендә яшь гаиләләр торак белән тәэмин ителә. Талантлы яшьләрне укытуда "50гә 50" муниципаль программасы да гамәлдә. Районга эшкә кайткан очракта, укуның 50 проценты җирле бюджеттан түләнә. Безнең бурыч - һөнәр сайлату гына түгел, ә яшьләрдә патриотизм, туган җирләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
- Киләчәккә дә күз салыйк әле.
-Алдагы зур бурычларның берсе - ул җитештергән продукцияне эшкәртү, сату һәм саклау өчен шартлар тудыру. Әлеге ният белән район җитәкчелеге киләчәктә күпфункцияле заманча элеватор төзүне планлаштырды.
Бүгенге уңышлар белән генә районыбыз чикләнергә тиеш түгел. Алда безне зур бурычлар һәм яңа максатлар көтә. Барлык бурычлар, планнарыбызны да республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырабыз.
Районга республикабызның авыл хуҗалыгы министрлыгының ярдәме бик зур. Авыл хуҗалыгы үсеше өчен 130 миллионга якын төрле субсидияләр кертелде. Безнең барлык яңа башлангычлар һәм районның социаль-икътисадый үсешенә күрсәткән матди һәм мораль ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наил Мәганов, республикабызның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга барлык авыл хезмәтчәннәре исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитештерү индустриясе эшчәннәре, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Һәммәгезне дә бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Гаиләләрегездә иминлек, авыр, әмма игелекле хезмәтегездә уңышлар телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай фермерларының базарда ихтыяҗ тудырырлык продукция җитештерергә мөмкинлекләре күп