19 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучыларын йөзәргә өйрәтәләр
Махсус проект кысаларында Азнакайның 1 нче урта мәктәбе, Актүбәдәге "Көмеш су" үзәгендә һәм "Лидер" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучылар өчен йөзү буенча занятиеләр уздырыла.
-
Юл һәлакәтеннән соң сукыр калган Альберт Федоров Хаҗда тугры хатын сораган
Альберт белән без «Ярдәм» мәчетендә таныштык. Ул мәчетнең типографиясендә хезмәт итә. Карап торышка бик җитез, мәзәкчән егетнең күзе күрми дип әйтеп тә булмый, бу тормышка җайлашу өчен еш кына маңгай күзе түгел, күңел күзең булу мөһимрәк, күрәсең. Альберт язмышы турында сөйләргә үзе теләк белдерде. Өмет яшәтте - Минем күзем 2...
-
Азнакай фермерларының базарда ихтыяҗ тудырырлык продукция җитештерергә мөмкинлекләре күп
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Миргасим Вәлиевич, бәйрәмне нинди хезмәт уңышлары белән каршылыйсыз? - Шунысы куанычлы: йөзебез якты, районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ирешкән уңышлары өчен горурланырлык. Бәйрәмебезне югары хезмәт уңышлары белән каршы...
-
Татарстанда 53 яшьлек хатын-кыз фатирында янып үлгән
Яр Чаллы шәһәрендә янгында 53 яшьлек хатын-кыз үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе. 37 нче комплекста 10 катлы йортның өченче катында урнашкан фатир балконында янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр әлеге фатирда хатын-кызның мәетен тапкан. Фаҗига ут белән сак эш итмәү нәтиҗәсендә чыккан.
-
Азнакай авылларына эшкә кайткан яшь белгечләр 200 мең һәм ай саен эш хакына саллы өстәмә акчага ия була
Соңгы өч елда Азнакай районы авылларына 10 белгеч кайтты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә аларның барысы да бер тапкыр бирелә торган 100 мең һәм ай саен 5 мең сум күләмендә ярдәмгә ия булдылар. Яшьләрне авылга тагын да ныграк тарту максатыннан, әлеге сумма - 200 мең һәм 6420 гә арттырылды....
-
Юстиция полковнигы Ильяс Мәсәлимов Азнакайда халыкны кабул итәчәк
27 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге бинасында (Ленин ур., 30 нчы йорт) ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәлимов халыкны кабул итә. Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат өчен тел.: 7-32-09, 7-32-05.
-
Азнакай игенчеләре алдагы ел уңышы өчен ныклы нигез булдырдылар
Азнакай игенчеләре алдагы ел уңышы өчен ныклы нигез булдырдылар - барлык чәчүлек мәйдан тулысынча эшкәртелде. Быел 20 мең гектардан күбрәк көзге культуралар чәчеп калдырылды. Амбарларга 95 процент репродуктив орлык салынды.
-
Азнакайның тагын 149 эшсез кешесе яңа белгечлек алган
Кулыңа югары уку йорты дипломы алып эшсез ятканчы, эшче һөнәре үзләштереп, предприятиегә урнашуның иң отышлы юл икәнлеген яшьләр инде яхшы аңлый башлады. Шушы елның 9 аенда 149 эшсез кеше мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлек алу курсларын үткән. Алар, нигездә, нефть тармагы һөнәрләрен сайлаган: бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы,...
-
Азнакайда салкын тиеп авырган 88 кеше ашыгыч ярдәм чакырган
Һава торышының тотрыксызлыгы ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматларында да чагыла. Көннең бер җылытып, бер суытып алуы, магнит кырының тотрыксызлыгы йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәйтә. Октябрь башыннан алып 987 чакыру теркәлгән. Аларның 12 очрагы инсульт, 3се инфарктлар белән бәйле. 33 тапкырында төрле травма алучылар янына барылган. Аракы белән агуланган 9 кеше приютка китерелгән....
-
Пенсия фонды идарәсе видеоконференция режимында Азнакай халкын кабул итәчәк
25 октябрь көнне 10.00-12.00 сәгатьләрдә ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары видеоконференция режимында халыкны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50.
-
Марсель Шәйдуллин Азнакайның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Көзге байлык чорында уза торган уңыш бәйрәме барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Өстәлләребездәге икмәк, илебездәге муллык - игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Быел да иген кырларыбыз табыннарыбыз кебек...