Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай электрон хезмәтләрдән файдалану буенча 14 нче урында тора

Игътибар итсәгез, ай ахырында почта, банк бүлекләрендә була торган озын чиратлар кимеде. Бу - халыкның электрон түләү юлына күчү нәтиҗәсе. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм информатика министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикабызда агымдагы елның беренче яртысында халыкка 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт...

Игътибар итсәгез, ай ахырында почта, банк бүлекләрендә була торган озын чиратлар кимеде. Бу - халыкның электрон түләү юлына күчү нәтиҗәсе.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм информатика министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикабызда агымдагы елның беренче яртысында халыкка 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы битләрен барлыгы 116,5 миллион тапкыр караганнар, сайтка керүчеләр саны 15 миллионнан артып китә. Әлеге тармак министры Роман Шәйхетдинов белдерүенчә, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - электрон кабинетларның саны 33 процентка артуы. Хәзерге вакытта халык сайтка кереп, барлыгы 222 хезмәттән файдалана ала. Иң популяр хезмәтләр - торак-коммуналь хуҗалыгына, ЮХИДИ штрафларын түләүләр, табибка, балалар бакчаларына чиратка язылу, ЗАГСка гариза бирү.

Азнакай электрон хезмәтләрдән файдалану буенча 45 район арасында 14 нче урында тора, ягъни 1000 кешегә 472,6 хезмәт күрсәтү туры килә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша район гына түгел, республика хастаханәсендә дә чиратка язылырга, чит ил паспорты алу өчен дәүләт пошлинасы түләргә, кәрәзле телефонга акча салырга, төзелешкә рөхсәт алу өчен гариза бирергә, салымнар буенча мәгълуматлар алырга, балагызның билгеләрен тикшереп барырга һәм башка бик күп эшләр башкарырга мөмкин.

Хәзер он-лайн түләүләр башкару өчен виртуаль карталар барлыкка килде. Аның ярдәмендә комиссиясез барлык төр хезмәтләр өчен түләргә була. Виртуаль карта 1 елга чыгарыла. Аны теләсә-кайсы банк картасыннан 5 мең сумнан башлап тулыландырырга мөмкин.

Әнә шулай тормышыбыз көннән-көн җайлана. Интернетны бер яктан яманласак, икенче яктан ашыгыч, вакыт тар заманда файдасы да күплегенә төшенәбез.

Белгечләр сүзе

Альбина Мотыйгуллина, бердәм хисаплау үзәге баш белгече:

- Ярты эл эчендә электрон хезмәтләрдән 18959 азнакайлы файдаланган, шул исәптән дәүләт порталы аша - 1464 кеше. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл белән түләүдә халык елдан-ел активлаша. Бердән, дәүләт порталы аша комиссия алынмый, икенчедән, озын чиратларда торасы юк. Электрон түләүләрнең барлык төрләрендә дә куркынычсызлык системасы файдаланыла.

Эльфинур Хәйретдинова, ЗАГС бүлеге мөдире:

- Быел районыбызда 239 пар язылышты. Аларның барысы да гаризаларын дәүләт порталы аша бирделәр. Башка гаризаларның да 80 проценты электрон юл белән кабул ителә. Гражданлык хәле актын кабат теркәү, бала туу, үлем фактларын теркәү буенча кабул ителүгә дә электрон юл аша язылырга мөмкин.

Рада Кузьмина, мәгариф идарәсе белгече:

- Балалар бакчасына чиратка басу бары электрон юл белән башкарыла. Бүгенге көндә район буенча 855 бала чиратта тора. Аларның 147 се - урынлы, башка бакчага күчергә телиләр. Яшь ярымнан өч яшькә кадәр чиратта торучы балалар саны - 98. Балалар бакчасы өчен электрон төрдә түләүчеләр саны да арта.

Искәртеп үтәбез: электрон хезмәтләр http://uslugi.tatar.ru/ сайты аша башкарыла.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай электрон хезмәтләрдән файдалану буенча 14 нче урында тора