Азнакай электрон хезмәтләрдән файдалану буенча 14 нче урында тора
Игътибар итсәгез, ай ахырында почта, банк бүлекләрендә була торган озын чиратлар кимеде. Бу - халыкның электрон түләү юлына күчү нәтиҗәсе.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм информатика министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикабызда агымдагы елның беренче яртысында халыкка 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт...