Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре чик сагында әсирлеккә төшмәгән

Кисәктән ясалган провакацияләр, һөҗүмнәргә каршы торучылар буларак, алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәрби хәзерлектә торган.

(Азнакай, 30 май, Лиза Нур) Быел илебез чик сагы гаскәрләре оешуының 100 еллыгын каршылый. Шушы истәлекле дата уңаеннан, без әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән берничә Азнакай ир-егете белән очрашып, әңгәмә корып алдык.

Марат Мөбәракшин армия сафларына 1978 елның октябрендә алына. Солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта – Амур өлкәсенең Благовещенский шәһәрендә башлый. Бер атнадан 6 егетне Хабаровск шәһәренә сержантлар мәктәбенә укырга җибәрәләр.

– 6 ай укыганнан соң, разведчик белгечлеге алып, кече сержант дәрәҗәсендә кабат үзебезнең отрядка кайттык, – дип сөйләде ул. – Взвод командиры урынбасары итеп билгеләделәр.

Беренче мәлне авырырак булды, әлбәттә. Ни дисәң дә, физик күнегү нормативларын төгәл үтәргә, бары тик рус телендә генә аралашырга туры килде. Анда сыйныфташым, авылдашым Өлфәт Закиров белән очрашу әйтеп бетермәслек зур куаныч булды. Ул күрше заставада отделение командиры булып хезмәт итте. Аның белән атнага бер очрашып, туйганчы рәхәтләнеп татарча сөйләшә идек.

Кышын мине 8 нче заставага җибәрделәр. Амур буенда кышларын бик салкын, наряд белән җитәкчелек иткәч, кул астындагы солдатлар өчен дә башың белән җавап бирәсең.

Үрнәк хезмәт иткән өчен 2 мәртәбә Мактау грамотасы, икенче дәрәҗә “Чик буе сакчысы отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләндем, туган якка кыска сроклы ялга да кайтып килдем.

Хәрби хезмәтне өлкән сержант дәрәҗәсендә тәмамладым...

 

Тагын бер әңгәмәдәшебез – Азнакай районының чик сакчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Миңнеханов хәрби хезмәткә үзе теләп, комсомол юлламасы белән китә. 1979 елның октябре була ул.

– Безне, үзебезнең чакырылыштан алынган 23 егетне, әфган чигенә озаттылар, – дип башлады ул сүзен хәрби хезмәт елларын хәтерендә яңартып. – Базабыз Тахта-Базар бистәсе янәшәсендә иде. Өч ай ярым бик ныгытып хәрби хәзерлек үткәрделәр.

Декабрь аенда совет гаскәрләренең әфган территориясенә кертелүе турында хәбәр булды. Мургаб елгасы аша чыгып, банданың чик сагы отрядына һөҗүм итү вакыйгасыннан соң, нигездә спортчылардан тупланган сводный сугыш отряды (СБО) төзелде.

Кисәктән ясалган провакацияләр, һөҗүмнәргә каршы торучылар буларак, без тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәрби хәзерлектә тордык. Башкаларны да сакларга, әсирлеккә дә бирелмәскә тиеш идек.

Киемдәге соңгы патрон һәрдаим шуны искәртеп йөрде. Ул якларның кырыс табигате тәнне генә түгел, күңелләрне дә кырысландырырлык. Ямь-яшел форманы кояш кызуы бик тиз акка әйләндерә.

Эчәргә су юк, ул кай җирдән тибеп чыккан – шуннан аласың. Үзәкләргә үткән дала җилен инде әйтәсе дә юк.

 

Чик буе нарядын җитәкләгән (старший пограннаряда) Рәфис Фоат улы хәрби хәрәкәтләр отрядыннан күпсанлы Мактау грамоталары,  икенче дәрәҗә “Чик буе сакчысы отличнигы”, “Совет Армиясе отличнигы” күкрәк билгеләре белән демобилизацияләнә.


Быел Азнакай шәһәрендә чик сакчыларына һәйкәл дә ачыды - УКЫРГА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев