Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда урам бәйрәмнәре дәвам итә

Шәһәребезнең Пушкин һәм Болгар урамнары ишегалдында кичә урам бәйрәме узды.

Чараны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул әлеге очрашуда катнашып, җирлегебездә барган эшләр белән таныштырды, «Жилсервис-Азнакай” идарәче компаниясе директоры Руслан Гәрәйшин белән һәркемне бәйрәм белән котлап, территорияне яшелләндерүдә, чистартуда актив катнашкан кешеләргә, олуг юбилярларга бүләкләр тапшырдылар.

Быел биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча уен мәйданчыклары яңартылган, тротуарлар ремонтланган, урам утлары көйләнгән, асфальт түшәлгән.

Мәдәният йорты коллективы азнакайлылар өчен бай концерт программасы да әзерләгән иде. Халык рәхәтләнеп күңел ачты,  сый-нигъмәт тулы өстәлләр артында чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев