Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ТОСлар халыкка бәйрәм ясады

Күркәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 6 нчы һәм 12 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре Рәсимә Рәхмәтуллина һәм Гөлфия Абдуллина күңелле очрашу үткәрделәр

Килгән халыкны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләде. Концерт номерлары очрашуга бәйрәм төсен өстәде. Илебездә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан озак еллар бергә яшәүче Валентина һәм Илдус Хәсәновлар, Рәйсә һәм Мират Хәйруллиннар, Нәсимә һәм Фәрит Камалиевлар, Татьяна һәм Алексей Павловлар гаиләләрен котлап, бүләкләделәр. Бәйрәмне уңган хуҗабикәләр алып килгән тәмле коймаклар белән чәй эчү йомгаклады. Мул табын артында халык күңелле итеп вакытны үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев