Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Тормыш тамчысы” акциясе узды

3 сентябрьдә илебездә терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көнен билгеләп уздылар.

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Аларның масштабы һәм корбаннар саны төрле булуга карамастан, ул һәрвакыт үз эченә кеше тормышын керткән фаҗига булып калачак. Бүген безнең иң зур бурычыбыз - мондый фаҗигаләрне башкача булдырмау.

 Шул уңайдан, әлеге көн кысаларында үткәрелә торган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә азнакайлылар да кушылдылар.
Шәһәребезнең Татарстан мәйданында шул уңайдан митинг оештырылды.

Митинг ахырында анда катнашучылар теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, «Тормыш тамчысы» касәсеннән учларына су салып, якындагы түтәлләргә су сиптеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев