Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда техникаларның төзеклеген тикшерәләр

Туйкә авыл җирлегенә бкергән авылларда яшәүчеләрнең шәхси милкендә булган техникаларга тикшерү уздырылды

Аның барышында 12 тракторның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүдә мөһим булган беренчел чаралары белән комплектлануы, теркәү документлары, механизаторларның таныклыклары тикшерелде.

– Сезон эшләре башланган чорда мондый тикшерүләр уздыру – мөһим чараларның берсе. Техника хуҗалары моны аңлап, ел саен тикшерүгә яхшылап әзерләнәләр. Шулай да, техосмотрдан качып йөрүчеләр дә юк түгел. Моның хәвефсез булуын һәркем аңларга тиеш, чөнки юлга төзек техникада гына чыгарга ярый. Техник тикшерү узмаган техника белән идарә иткән кеше  административ штрафка тартыла. Төзек булмаган техника белән идарә итү бик аянычлы нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин, шуны истә тотарга кирәк, – ди Азнакай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе – баш инженер-инспекторы Шамил Гаскәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев