Азнакайда сугыш чоры баласы Разия Фәттахованы 90 яше белән котладылар
Митрәй авылында туып-үскән Разия Могыйз кызына тормыш үз сынауларын куя.
Үсмер чагы дәһшәтле Ватан сугышы чорына, яшьлеге аннан соңгы авыр елларга туры килә аның.
1959 елда Мөслих Шәмсетдин улы белән матур гаилә корып 3 малай үстерәләр. Ни кызганыч, ире һәм төпчек улы үлемен кичерергә туры килә Разия апага.
Бүгенге көндә ул улы Нәсим гаиләсе тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.
Ветеранны гомер бәйрәме белән котлап район башлыгы урынбасары Роза Галеева җитәкчелек һәм азнакайлылар исеменнән изге теләкләрен ирештерде. Ак әбине тәбрикләргә шәһәрнең 12 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Абдуллина һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Миләүшә Рәшитова да килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев