Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Нур Әхмәдиев яшәгән йортта истәлек тактасы ачу тантанасы булды

Бүген күренекле шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Нур Әхмәдиевка истәлек тактасы ачу тантанасы булды

Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев, Нур Гариф улының тормыш иптәше Венера Газизҗан кызы, улы Равиль, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары, катнашты. Коеп яңгыр явуга да карамастан, танылган якташ шагыйребезне хөрмәт итеп килүчеләр күп булды. Бу үзе үк Нур Гариф улын халкыбызның ничек хөрмәт итүен күрсәтә иде.

Әсәй авылында туып-үскән, беренче хезмәт баскычларын Азнакай районында узган күренекле язучы турында бик күп матур сүзләр әйтелде. Аларның күбесе аның гади, кешелекле, ярдәмчел нинди генә авырлыклар күрсә дә, авырса да һәркайчан көр күңелле булып калуы, юмор хисен югалтмавы, каләмен кулыннан төшермәве турында иде.

– Әтиебез бик акыллы, бик ярдәмчел, шәфкатьле иде, – ди улы Равил Нурович.

– Ул беркайчан да юмор хисен югалтмады. Халыкны яратты. Аның төп максаты: туган телебезне, мәдәниятебез, сәнгатьне саклау иде.

Тантананы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.

–Без үзебезнең бөек шәхесләребезне онытырга тиеш түгелбез. Аларның якты истәлеген киләчәк буыннарга да калдырырга тиешбез, – диде ул.

Һәм бу игелекле эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтеп узды. Венера ханым Әхмәдиева да тормыш иптәшенең якты истәлеге белән уртаклашты. Истәлек тактасын ачуда зур тырышлык куйган районыбыз җитәкчеләре, аеруча район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, нефтьчеләребезгә, оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде. Бу көнне рәхмәт сүзләре, истәлекләр бик күп булды. Тантана район мәдәни үзәгендә дәвам итте. Боларның барысы турында да тулырак “Маяк” газетасының киләсе саннарыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев