Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады

Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

1 октябрьдән илебездә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Бу чакырылышта медицина комиссиясен районыбызның 200гә якын ир-егете үтәчәк. Билгеле, аларның барысы да армия сафларына алыначак дигән сүз түгел. Әлеге чакырылышта 60 тан артык азнакайлы Россия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырырга тиеш. 

Бүген Азнакай хәрби комиссариатында хәрби чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы узды. Булачак солдатлар комиссия әгъзалары алдында үзләренең армия хезмәтенә әзер булуларын дәлилләделәр. 

Район-шәһәр хәрби комиссары вазифаларын башкару Раушан Йосыпов белдерүенчә, хезмәт срогы үзгәрмәгән, ул шулай ук 12 айны тәшкил итә. 

Чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев