Азнакай Яңа елны каршы алды
Әллә инде быел Яңа ел чыршысы тагын да гүзәлрәк бизәнгән.
Тирә-юньгә нурлар сибеп балкып тора. Шәһәрнең Татарстан мәйданы, Сөембикә урамнары аеруча күркәм: ялт-йолт килгән утлар, әкият геройлары, Кар сыннары барысы да күңелгә бәйрәм төсе өсти. Көне дә җылы. Яңа ел бәйрәменең төп өлеше Татарстан мәйданында театральләшкән күренеш белән башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләр шулай ук Чаллы диджее Илназ Нургалиев катнашында дәртле бәйрәм концерты карадылар.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлавы күңелләрдә горурлык хисләре уятты, матур эшләргә рухландырды:
“Азнакай Яңа елны матур эшләр, күрсәткечләр белән каршы ала. Монда, әлбәттә, хезмәт сөючән, фидакарь азнакайлыларның зур өлеше бар. Барчагызга да зур рәхмәт. Рәхмәтләрнең иң зурысы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез, аларның гаиләләренә. Алар – безнең горурлыгыбыз, геройларыбыз. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Киләсе ел – Ватанны саклаучылар елы буларак игълан ителде. Алда зур эшләр тора. Лаеклы рәвештә каршыларга язсын”, – диде ул.
Бәйрәм дискотека, җыр-бию белән дәвам итте. Һәркемнең күңелендә бер теләк: “Яңа ел иминлек, бәхет-шатлыклары белән килсен!” Хуш киләсең Яңа ел!
Яңа ел бәйрәме Актүбә бистәсендә дә гөрләп узды. Кар шәһәрчегендә сәнгать осталары концерт куйдылар. Бәйрәмгә килүчеләрне район һәм бистә җитәкчеләре котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев