Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай аккалфаклылары Мөслимдә булып кайтты

Районның Эльвира Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар һәм “Ак калфак” оешмаларының бер төркем активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтмагый оешмасы Мөслим муниципаль район белән берлектә “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында уздырган күчмә утырышта катнаштылар.

–Утырышның программасы бик бай һәм кызыктырырлык иде, – дип аннан алган кичерешләре белән уртаклашты Эльвира Сәйлүн кызы. – Мөслимда чишмәләргә бик игътибарлылар. Иске Вәрәш авылының “Дуслык” чишмәсе барыбызны да әсир итте. Анда су буенда самовар агарту йоласын карадык, себерке бәйләү, шифалы үлән чәйләре ясау серләрен дә ачтылар безгә мөслимлеләр. Иң борынгы авылларның берсе булган Метрәйдә аның тарихы белән таныштык, кул эше осталарының, борынгылар әйтмешли, эчләрендә җаннары гына юк әйберләрен күреп сокландык, оныклары саткан оекбаш-бияләйләргә әбиләрнең никадәр наз-тырышлыгы салынганын тойдык... Мөслимдә һәр кеше эшкуар, дисәң дә купайту булмас. Биредә үстерелгән тавык-казларны Ерак Көнчыгыштан да  килеп алалар, гомумән, аларның тәмлелеге илнең ерак почмакларына таралган. Шушы җирлектә яшәп иҗат  итүче Татарстанның олпат язучысы- танылган прозаик Фоат Садриев, балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәтҗановлар белән очрашу да хәтерләрдә әле бик озак сакланыр...

Азнакайның ханым-туташлары Мөслимнең башка авыллар тарихлары, мәчетләре белән танышудан, төбәкне өйрәнү музеена, кичке Мөслимгә экскурсиядән, “Кояшлы Ык” ял паркыннан, балалар тәрбияләү, гаилә, гореф-гадәтләребез темаларына багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләреннән бик матур тәэсир-кичерешләр алып кайтканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев