Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аяз көннәрнең кадерен белик!

Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Аяз көннәрнең кадерен белеп, бу атнада карабодайны тулысынча җыеп алу бурычы тора. Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Табигать тә миһербаныннан ташламый: шифалы яңгырлар да явып...

Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Аяз көннәрнең кадерен белеп, бу атнада карабодайны тулысынча җыеп алу бурычы тора.
Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Табигать тә миһербаныннан ташламый: шифалы яңгырлар да явып үтте, дымлы туфракка орлыкларны куанып кына саласы. "Чалпы", "Тукай", "Азнакай АФ", "Союз-Агро" ҖЧҖләр, "Закирова" КФХ, Азнакай фермерлары ассоциациясе инде соңгы гектарларын чәчә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 3 сентябрь мәгълүматлары буенча көзге культураларны чәчү эшләре 71 процентка үтәлгән. Бу атнада чәчү эшләрен тулысынча тәмамлау бурычы куела.
Киләсе ел уңышында җир эшкәртү зур әһәмияткә ия. Белгечләр туфракны өстән эшкәртү белән генә мавыкмыйча, электән үк килгән ысул: туңга сөрүгә дә тиешле игътибар бирергә кирәклегенә басым ясыйлар. Кайбер төр культуралардан соң, туңга сөрү мәҗбүри.
Көннәр аяз торганда малларны үзвакытында җылы торакларга кайтару турында да кайгыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аяз көннәрнең кадерен белик!