Аяз көннәрнең кадерен белик!
Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Аяз көннәрнең кадерен белеп, бу атнада карабодайны тулысынча җыеп алу бурычы тора.
Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Табигать тә миһербаныннан ташламый: шифалы яңгырлар да явып...