Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылыбызның батыр көрәшчеләре

Үрнәк гаилә

Гап-гади колхозчылар Закуанов Нәҗип абый белән Разия апа Уразай авылында туып, шунда гомер итәләр. Нәҗип абый яшь чагында Сабан туйларында көрәштә беркемгә бил бирмәгән.

Улы Җәлил дә әтисе кебек баһадир көрәшче. Тормыш иптәше Наилә белән авылда тырыш хезмәт куйдылар. Бер кыз белән ике ул тәрбияләделәр. Малайлары, әтиләре кебек, кечкенәдән Сабантуйларында бил тоттылар. Олы улы Илнур колхозда комбайнда эшләде, атказанган комбайнчы исемен йөртә. Тормыш иптәше Ләйсән белән 2 ул үстерәләр. Алары да көрәшчеләр нәселен дәвам итә.

Энесе Наил Лилия белән гаилә корып, кыз белән ул үстерәләр. Наил бүген дә көрәш мәйданын ташламый. Әле быел Урсайда узган Спартакиадада беренчелекне яулады. Җәйләрен авылда комбайнда эшли. Тырыш хезмәт өчен республикабызның авыл хуҗалыгы министры кулыннан Мактау грамотасы һәм 100 мең сумлык сертификат алып кайтты.

Җәлил белән Наилә мал-туар асрыйлар, умарта тоталар. Бөтен эшне гаилә белән бергәләп башкаралар. Балаларын гына түгел, күрше-күләнне дә сөткә рәхәтләндерәләр.

Авылда туып, эштә чыныгып үскән кешеләр бернинди авырлыклардан курыкмыйлар. Мондый гаиләләр – илебезнең тоткасы.

Рузилә Сәлимгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев