Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Автобуста QR-кодсыз йөргән пассажирларга 30 мең сумгача штраф яный

Ковидка каршы көрәш чараларын бозган физик затларга штраф күләме – 30 мең сум, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр җитәчәк.

Мондый кагыйдәләр метрода йөрүчеләргә дә кагыла.

ТР Транспорт министры  урынбасары Андрей Егоров Ковид чикләүләренең 22 ноябрьдән гамәлгә кертелүе турында белдерде.  

– Чикләүлә җәмәгать транспортына, муниципал һәм муниципальара маршрутлар буенча хәрәкәт иткән автобусларга кагыла. 18 яшьтән өлкәнрәкләр,  QR-коды булмаса, автобуста йөри алмый, –диде министр урынбасары.

 QR-кодларны билет саткан вакытт кондуктор тикшерәчәк. Сертификаты булмаган пассажирларны автобустан төшерәчәкләр.  

QR-кодлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең транспорт карталары 22 ноябрьдән гамәлдә булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев