Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атларда да кеше йөрәкләре

Үз күзләрең белән күрмәсәң, кайбер нәрсәләргә бик ышанып та бетәсе килми бит ул. Бу вакыйгага шактый еллар үтте инде...

Атларның кешеләргә тугрылыгы турында күп язалар. Үз күзләрең белән күрмәсәң, кайбер нәрсәләргә бик ышанып та бетәсе килми бит ул. Бу вакыйгага шактый еллар үтте инде. Элек колхозда эшкә ат җигеп йөриләр иде. Күрше авылдагы җизнәбезнең дә үзенә беркетелгән аты бар иде. Җизнәбез ир уртасы чагында чирләп вафат булды. Аны күмгән көнне ат абзардан качып, җизнәйләрнең ихатасына килде. Аннан зиратка менде, эчкә керәм дип ыргыла-бәргәләнә хайван. Куып та карадылар, һич китәм дими. Зират эченә кертмәгәч, күзләреннән яшьләр тәгәрәтеп, койма аша карап торды.

Расиха Сафиуллина

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев