Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталын киләчәккә саклыйлар

Ана капиталының бирелә башлавына быел җиденче ел. Икенче (өченче яки дүртенче) бала табу өчен бирелә торган дәүләт сертификатлары күп гаиләләр өчен зур ярдәм булды. Әмма республикабызда ана капиталы алучыларның шактый өлеше бу акчалардан файдаланырга ашыкмый. Ана капиталы бик күпләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырды. Бу республикабызда иң популяр юнәлеш. Кайберәүләр...

Ана капиталының бирелә башлавына быел җиденче ел. Икенче (өченче яки дүртенче) бала табу өчен бирелә торган дәүләт сертификатлары күп гаиләләр өчен зур ярдәм булды. Әмма республикабызда ана капиталы алучыларның шактый өлеше бу акчалардан файдаланырга ашыкмый.


Ана капиталы бик күпләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырды. Бу республикабызда иң популяр юнәлеш. Кайберәүләр (андыйлар күпкә сирәгрәк очрый) дәүләт ярдәмен балаларын укытуга юллады, үзенең пенсиясен арттырырга юнәлтүчеләр дә булган. Мәгълүм булганча, бүген ана капиталын шушы өч максатка гына тотарга мөмкин.

Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе әзерләгән белешмәгә караганда, закон гамәлгә кергәннән бирле ана капиталын бездә 133 мең гаилә алган. Бүгенге көнгә 55 мең гаилә сертификатлардан тулысынча, 42 мең гаилә өлешчә файдаланган. Бик күпләр акчаны торак төзүгә яки сатып алуга дип алынган кредитларын һәм займнарын каплауга сарыф иткән. Бу максатларга 25 миллиардка якын акча юнәлтелгән. 3 миллиард сум торак шартларын кредит алмыйча яхшыртуга тотылган.

Ана капиталын баланы укытуга тотарга ярый, дигән карар чыккач, бу юнәлеш буенча мөрәҗәгать итүчеләр арта бара. 40 миллион сумга якын акча бу максатларга юлланган. Ә менә капиталны ананың пенсиясен арттыруга юнәлтүчеләр бик сирәк. Бу юнәлештә бары 4,2 миллион сум гына тотылган.

Бүген зур сумма - 23,3 миллиард сумга якын акча халык тарафыннан файдаланылмый. Хәзер бу акчалар тик ята, ягъни икътисадка бернинди дә файда китерми. Республикабыз җитәкчелеген бу мәсьәлә бигрәк тә борчый.

Intertat.ru ана капиталын кулланмаучылардан моның сәбәпләрен сорашты:

Любовь Данилова, Мамадыш районы Владимир авылы:

- Мин ике бала әнисе - беренчесенә 10, икенчесенә инде 6 яшь. Ана капиталы икенче бала тапкан өчен бирелде. Әмма әлегә бу сертификаттан файдаланмадык. Безнең авылда күпләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотты. Законсыз булса да, риэлторлар аша сертификатны акчага алмаштырып, трактор, машина алучылар да булды. Безнең торак шартларыбыз яхшы. Законны исә бозу яклы түгел - балаларга бирелгән икән, шулар ихтыяҗына тотарга исәп. Аларның белем алуына, яки үз көчләре белән укырга керә алса, үскәч, аларның торак шартларын яхшыртырга юнәлтергә уйлыйбыз.

Гүзәл Җамалиева, Казан:

- Минем олы улыма 11, кечесенә 2 яшь. Ана капиталы сертификатын икенче бала тапкач ук алдым. Әмма ул әлегә файдаланмаган килеш ята. Торак шартларыбыз безнең шактый яхшы. Зуррак фатир алырга ниятләсәк тә, ул акчалар барыбер җитмиячәк. Ярый ла авыл җирендә 400 мең ул шактый зур акча, аңа торак салып чыгып була. Шәһәрдә исә бербүлмәле фатир кимендә 2 миллион сум тора - ана капиталы бу очракта диңгездә бер тамчы. Алла бирса, улларым үсеп җиткәч, ана капиталын аларга сыйфатлы белем бирүгә тотармын, дип торам.

Аида Хатыйпова, Казан:

- Хәзер без икебүлмәле фатирда яшибез. Якын вакытта зуррагын сатып алырга ният бар. Ана капиталы сертификаты икенче баламны тапкач, 3 ел элек бирелде. Әмма ул акча гына торак шартларын яхшыртырга җитми бит. Кредитларга исә без тискәре карыйбыз. Шуңа да ипотекага чуммыйча гына фатир алу өчен бу елларда акча җыйдык,

дип хәбәр итә http://intertat.ru/


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана капиталын киләчәккә саклыйлар