Ана капиталын киләчәккә саклыйлар
Ана капиталының бирелә башлавына быел җиденче ел. Икенче (өченче яки дүртенче) бала табу өчен бирелә торган дәүләт сертификатлары күп гаиләләр өчен зур ярдәм булды. Әмма республикабызда ана капиталы алучыларның шактый өлеше бу акчалардан файдаланырга ашыкмый.
Ана капиталы бик күпләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырды. Бу республикабызда иң популяр юнәлеш. Кайберәүләр...