Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алтын каләм» – яңа мөмкинлекләр иле

Менә инде 27 ел рәттән «Алтын каләм» фестивале бөтен Татарстан буенча талантлы балаларны үзенә җыя.

Бирегә эләгергә теләүчеләр саны да елдан ел арта бара. Боларның барысы да юкка гына түгел, чөнки күпләр үз тормышларын журналистика белән бәйләргә тели, кемдер бу өлкәдә үзен сынап карый, яңа белемнәр туплый, ләкин аларның барысын да иҗатка булган мәхәббәт бәйли.

Быел миңа да «Алтын каләм» фестиваленә катнашу насыйп булды. Яңа танышулар, кызыклы спикерлар, үз эшләренең осталары булган кураторлар – боларның барысы да, әлбәттә, мине тагын да җәлеп итте.

Фестиваль быел Лаеш районында урнашкан “Волга” лагеренда узды. Беренче көннән үк укулар башланды. Мин зур кызыксыну белән чын журналистика дөньясына чумдым. Әңгәмәләр уздыру, мәкаләләр язу, дедлайн, йокысыз төннәр – мине боларның берсе дә куркытмады. Иң авыры, шул ук вакытта кызыклысы да, сәгатьләр буе спикерларны тыңлап, яңадан, материал эшләү өчен редакциягә йөгерү иде.

“Эштән” бушаган арада барыбыз бергә җыелып җырлар җырладык, аралаштык, уйнадык, вакытның ничек тиз узганын сизмәдек тә. Оештыручылар, үз чиратында, Сабантуй, бию баттлы, талантлар кичәсе һәм төрле квестлар кебек кызыклы чаралар да үткәрделәр.

Соңгы көнне беркемнең дә кайтып китәсе килмәде. Бу моңсу халәтне бераз булса да җиңеләйтү өчен, барысы да бер-берсенә үз теләкләрен яздылар, социаль челтәрләр белән алмаштылар. Әлеге кыска гына җиде көн минем хәтердә озак сакланачак. Башкалар кебек үк, мин дә фестивальдә яңа танышлар таптым, әле бүген дә аралашабыз, сагынышабыз.

“Сезнең күбегез журналист булмаячагын аңлыйм, әмма шунысын ачык беләм – барыгыз да яхшы кешеләр булачаксыз”. Кураторыбыз, журналист Алексей Анисимовның әлеге сүзләрен блокнотыма да язып куйдым. “Алтын каләм» – ул, чыннан да, зур һәм яңа мөмкинлекләр иле. Монда син киләчәктә кем булырга теләвеңне аңлыйсың, дуслар табасың, журналистларның эш көне белән яшисең, ял итәсең һәм, әлбәттә инде, яңалыкка өйрәнәсең. Төрле яктан ачылырга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт, «Алтын каләм»! Яңа очрашуларга кадәр!

Элиза Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев