Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын баганам иде...

Бөтен Азнакайны тетрәндергән фаҗигадә вафат булган Ирек Гәрәйшиннең тормыш иптәше Гөлназ авыр кайгыларын уртаклашкан барлык якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерә.

- Ирек белән бергә тормыш итә башлаганга 2020 елның 29 декабрендә 20 ел тулды. Мин Ирек белән студент чакта, Азнакайга әниләргә кайткач таныштым. Беренче күрүдә үк ул миңа бик ошады: буй-сыны, үз-үзен тотышы. Шулай без әкрен генә очраша башладык. Ике ел очрашып, мин укуымны 2000 елда тәмамлагач, без аның белән өйләнешергә уйладык, туебыз шул елның 29 декабрендә булды.

Тормыш бара, 2002 елның 1 гыйнварында олы улыбыз Илсур, 2005 елның 15 мартында кече улыбыз Алмаз якты дөньяга аваз салды.

Ирек бик игелекле, ярдәмчел, киң күңелле иде, ике якны да тигез күреп яшәде. Эштән кайтып аның беркайчан да зарланганы булмады. Бүген мин аны аңлыйм, бик авыр шартларда эшләсә дә, ул миңа әйтмәгән генә, мине, әнисен, якыннарын борчымаган, саклаган. Ирек үзе дә тик тормый, балаларны да тик тотмый иде. Без аңа мең рәхмәтлебез, ул малайларны эшкә өйрәтте, аларны чын ир-ат итеп үстерде.

“КРС-РемСервиста”та ул 2000 елның мартыннан машинист булып эшли. Алар Пермь якларында әле яңарак кына эшли башладылар. Ирек эштән курыкмаса да, никтер Пермь якларына чыгып китәсе килмәде. Нишлисең бит, бергә утырып уйлаштык та, эшләргә кирәк, гаиләне туендырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

Әнисе аягын сындырып ятканда да гел кырыеннан китмәде, 1 атнасын эшли иде дә, 1 атнасын гел әни янында булды, бер минутка да калдырмады. Әнигә быел 10 гыйнварда 80 яшь тулды. Бу хәбәрне ишетергә аңа чиксез авыр булды.

Ял көннәрендә дә Иреккә гел эшеннән шалтыратып, киңәш сорыйлар иде. Аларның вахталарын “Алтын вахта” дип йөрткәннәр икән, әле яңа гына шуны әйттеләр. Ул миңа: “Бу вахта, Илнур, Булат белән без шундый аңлашып эшлибез”, – ди иде.

Бу хәбәрне ишеткәч, дөньяның яктысы сүнгән, кояш мәңгегә баткан сыман булды, тормыш икегә бүленде.

Шушы авыр минутларда безнең алтын баганабыз Гәрәйшин Ирек Рәис улын соңгы юлга озатуда ярдәм иткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан хезмәттәшләренә, якын дусларына, туганнарга, Азнакай районы башлыгы М.З.Шәйдуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Шәмсетдиновка, “КРС-РемСервис” ҖЧҖ җитәкчелегенә, классташларына,  “Березка” һәм ЦКППН коллективларына, Регина Рәисовнага, Азнакайның беренче мәктәбе җитәкчелегенә һәм 9А сыйныфы укучыларына, әти-әниләре һәм класс җитәкчесенә, “Истәлек” ритуаль хезмәт күрсәтү оешмасына чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тормыш иптәше Гөлназ, уллары, әнисе, туганнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев