Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә модульле чаңгы базасы ачылды

Узган ел әлеге программа нигезендә Татарстан район һәм шәһәрләрендә шундый 11 модульле чаңгы базасы ачылган булса, быел аларның саны тагын 15кә артачак.

(26 октябрь, Азнакай, “Маяк”) Чаңгы базасын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка рәсми кунаклар да катнашты.

Йөз квадрат метрлы бинада киенү-чишенү бүлмәсе, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренер кабинеты, юыну өчен уңайлыклар булдырылган. Шунда ук прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен махсус машина да булачак.

 Әлеге базаны төзү һәм анда уңайлыклар тудыру 6,9 миллион сумга төшкән.

– Шундый чагыштырмача зур булмаган бистәдә дә спортның бихисап төрләре белән шөгыльләнәләр, бу – аеруча куанычлы. Әлеге заманча база тагын да югарырак җиңүләргә омтылыш бирер дип ышанам, – диде үзенең чыгышында Юрий Камалтынов. 

Тантанадан соң бистәдә спорт фестивале үтте. Анда катнашучылар үзләрен волейбол, мини-футбол, җиңел атлетикада, чаңгы-роллер узышларында сынадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев