Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә бәйрәмнәр күңелле үтә

Ел саен иске Актүбәнең үзендә Яңа ел шәһәрчеге төзү – матур традициягә әйләнде.

И.Сәлахов җитәкчелегендә балалар өчен бер дигән таучык төзелде. З.Хәсәнова, Е.Заһидуллина үзләренең алтын куллары белән ел символы булган юлбарыс сынын ясап куйдылар.
Чыршы ачу бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Роза Галеева, бистә башлыгы Александр Севостьянов катнашып, актүбәлеләрне бәйрәм белән котладылар. Иҗтимагый тормышта актив катнашучыларга Роза Алмас кызы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.  
Яңа ел алдыннан балаларны бәйрәм белән котлар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган уеннарда сабыйлар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмне оештыруда иске Актүбәдә яшәүчеләр дә бик актив булдылар. Аларның һәрберсе өстәл тутырып сый-нигъмәт алып килгән иде. Ләйлә Кәрамова барысын да пылау белән сыйлады. 1 нче территораиль-иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Миңнегалимова татлы бүләкләр дә әзерләгән иде.
- Яңа елда һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәефләр насыйп булсын. Без исә кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз, - диде депутат И.Сәлахов та.
Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән киттеләр. 
- Бистәбездә яшәүче башкалар да бәйрәмнәргә, өмәләргә актив кушылсыннар иде. Шулай булганда гына яшәүләре рәхәт бит, - ди Венера Миңнегалимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев