6 нчы ТОС җирлегендә өмәләр дәвам итә
ҖӘМГЫЯТЬ

6 нчы ТОС җирлегендә өмәләр дәвам итә

ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллинаның йортлар яннарын, ишегалларын чистартырга чакыруына барысы да бердәм кушылды.

Ленин урамы, 5 , Баһаутдинов 2, Болгар урамы, 12, Гурьянов 3, 3а йортларында яшәүчеләр бу территорияләрне чүп-чардан чистартып, агач- куакларны тәртипкә китереп, тирә-юньне ялт итеп куйдылар.

Болгар урамы, 12 йорт өчен җаваплы Раушания Бурина чәчәкләр өчен әнә шундый матур, иркен савытлар да әзерләп куйды


Нет комментариев