Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

25 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү булды

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды.

Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә.

– Гаиләләрне кабул итү тантанасы инде унынчы елын оештырылып килә. Шушы вакыт эчендә анда республикабызның иң күркәм 500 дән артык гаиләләре катнашты, – дип  билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина.

Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан быел да анда нигездә күп балалы гаиләләр чакырылган. Безнең Азнакайдан әлеге чарада Рәхимовлар гаиләсе катнашты.

Күп кенә очракларда гаилә язмыш тарафыннан бирелгән иң кыйммәтле бүләккә әверелә. Безнең һәркайсыбызның гаилә турында үз төшенчәсе. Ә менә Олеся һәм Рәимбой Рәхимовлар өчен ул – бер-береңә өлфәт мәхәббәт, иркен йорт һәм ишле балалар.

Гаилә башлыгы Рәимбой киң күңелле, мәрхәмәтле, кайгыртучан, ипле... Хәер, андагы бу сыйфатларны шактый санарга булыр иде. Ул Азнакай җылылык челтәре преприятиесендә котел җиһазлары ремонты буенча бишенче разярядлы слесарь. Йорт хуҗабикәсе Олеся балалар тәрбияли, гаилә учагынның җылысы сагында.

Сентябрь аенда Рәимбой белән Олесяның тәүге тапкыр әти-әни булуларына 14 ел тула. Олы кызлары Армила һәм Җәсминә аларны мәктәптәге уңышлары белән сөендерә. Ә алар инде шактый җыелган. Уллары Мурат белән Әхмәт спорт яраталар, бигрәк тә көрәш белән бокска өстенлек бирәләр. Мансур – бик җитди малай, аның үскәч хәрби буласы килә. Кечкенә Айбулатка ике яшь.

–Балаларның һәркайсының үз холкы, үз сюрпризлары, – диләр Рәхимовлар. – Кемгә нинди юл табу кирәклеген инде яхшы беләбез. Алар белән уртак мавыгулар безнең өчен сөенеч кенә.

Олеся яшьтән үк ныклы, тату гаиләле, ышанычлы тылы булуы турында хыяллануын әйтә. Бу мәсьәләдә аларның ире белән фикерләре гел уртак.

–Безнең өчен гаилә иминлеге – иң мөһиме, – ди Олеся. – Иремнең җылы карашы, кайгыртып торуы, кадер-хөрмәте миңа олы ышаныч һәм тынычлык өсти.

Балалар тәрбияләүдә алар өч төп кагыйдәне сакларга тырыша: үзләренә нинди мөнәсәбәттә булачакларын күзаллап эш йөртергә,  алар белән олыларча сөйләшергә һәм инде әлбәттә, үзеңнең нинди үрнәк бирүеңне онытмаска.

–Ә бит дөрес, әйтәләр – балалар киптергеч кебек, безнең бар гамәлне “йотып” торалар. Шуңа да барысы да үзебездән тора инде, – ди алар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев