25 август 2023 яңалыклары
-
Актүбәдә бәйрәм гөрләде
25 август көнне Актүбә бистәсендә Нефть һәм газ хезмәткәрләре көне, Татарстан Республикасы көне зур колач белән билгеләп үтелде.
-
Азнакайда кара алтын табучыларга һәйкәлләр ачылды
25 августта “Азнакайнефть” идарәсе каршындагы “Хезмәт мәйданы”нда кара алтын табучылар хөрмәтенә һәйкәлләр ачылды.
-
Казан Кирмәнендә «ДәртФест» фестивале узачак
30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.
-
25 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү булды
Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды.
-
Азнакайлылар, бәйрәм көнне ГТО нормативлары да тапшыра аласыз!
Иртәгә, Азнакай шәһәренең “Юбилейный” стадионында Татарстан Республикасы көне һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап зур бәйрәм уза.