Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2021 елда Казанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм мәктәп төзеләчәк

„Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары „Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп тапшырылачак.

Башкалабызда ел ахырына кадәр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм 710 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк. Моның турында «Татар-информ»га ТР Төзелеш министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Ершов урамындагы „Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп, „Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Шулай ук ел ахырына кадәр илкүләм проект буенча «Лето» торак комплексын өчен тышкы челтәрләр төзү тәмамланачак һәм «Светлая долина» торак комплексында өске су чистарту корылмаларына реконструкция ясалачак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев