Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда 2023 елда юл эшләренә илкүләм проект буенча 14,7 млрд сум бүленгән

Татарстанда 2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын финанслауның суммасы 14,7 миллиард сумны тәшкил иткән.

Бу максатка Россия бюджетыннан — 4,6 миллиард сум, республика бюджетыннан — 7,2 миллиард сум һәм алдан финанслау исәбенә 2,9 миллиард сум бүленгән.

Илкүләм проект кысаларында төбәк һәм җирле әһәмияттәге гомуми кулланышта булган 400 километрдан артык автомобиль юлларында эшләр башкарылган. Шул исәптән, төбәк юлларында — 57 юл участогында барлыгы 121,5 километр төзекләндерелгән. Моңа Татарстан бюджетыннан 1,9 миллиард сум бүленгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

2024 елга билгеләнгән лимит исәбенә алдан финанслау барлыгы 125,1 километрны тәшкил иткән 54 участокта юл эшләре алып барырга мөмкинлек биргән. Финанслауның күләме — 3,583 миллиард сум. Казан агломерациясендәге эшләр 22 юл участогында 37,059 километрда үткәрелгән (финанслау күләме — 3,851 миллиард сум), Чаллы агломерациясендә — 8 юл участогында 22,633 километрда (финанслау — 1,36 миллиард сум), Түбән Кама агломерациясендә — 2 юл участогында 2,195 километрда (финанслау — 480 миллион сум).

Моннан тыш, быел Татарстанда илкүләм проект буенча 26 күпер ремонтланган.

2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанда шәһәр агломерацияләре юллар челтәренең нормативларга җавап биргән өлешен 83,99 процентка җиткерү, шулай ук төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының нормативларга туры килгән өлешен — 51,05 процентка һәм төп автомагистральләр челтәренә кергән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының нормативларга туры килә торган өлешен 84,2 процентка җиткерү планлаштырыла.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев