Сарлы мәктәбе укучылары шоферларга хатлар яздылар
Гөльяр Хәйртдинова, Ясминә Избасарова, Сарлы урта мәктәбенең “Светофор” исемендәге ЮИД отряды яшь хәбәрчеләре.
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юл хәрәкәте иминлеген кайгырталар
Яз җитү белән бөтен табигать уяна. Юлда йөрүчеләр дә арта. Безнең көтеп алган каникуллар башлана.
Безнең Сарлы авылы урта мәктәбендә ЮИДчылар отряды эшли. Без беренче сыйныфтан бирле бу отрядта. Отряд белән бик юлда йөрү кагыйдәләренә карата күп чаралар үткәрәбез. Әле менә районда бара торган «Шоферга хат» акциясенә дә кушылдык.
Отрядыбыз җитәкчесе Гатиятова Алсу Зөфәр кызы җитәкчелегендә машина йөртүчеләргә атап «Шоферга хат» яздык. Хатларыбызда машина йөртүчеләрдән юлда йөргәндә җәяүлеләргә карата игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген сорадык. Хатларны рәсемнәр белән матур итеп бизәп яздык. Хатыбызның эчтәлеге түбәндәгечә:
— Хөрмәтле шофер, юлда йөргәндә игътибарлы бул, ашыкма! Арысаң яки авыру булсаң, руль артына утырма. Руль артында булсаң-телефоннан сөйләшмә! Сине һәм бүтәннәрне өйдә гаиләләре көтә. Юлда имин йөрү өчен без бергә җаваплы.
Бу хатларны без авылыбыз урамында үтеп баручы машиналарны туктатып, машина йөртүче абый-апаларга матур теләкләр теләп бирдек. Ә капка төбенә тезелгән машиналарның тәрәзә чистарткычларына кыстырдык.
21 март көнне мәктәпкә ата-аналар җыелышына килгән машина йөртүче әтиләргә һәм әниләргә дә шундый хатлар тапшырдык. Шулай ук ЮИД отрядының агитбригада чыгышы да юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Әти-әниләргә безнең чыгыш ошады. Алар безгә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев