Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Самокатта булсаң да, онытма: син – җәяүле!

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны, транспорт һаләкәтләрен кисәтү максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рейдлар уздыра.

Чираттагы рейд шәһәребезнең Ленин һәм Нефтьче урамнары киселешендә – иң күп транспорт йөргән урыннарның берсендә узды. Биредә юлны дөрес чыкмаган велосипедчылар һәм самокатта йөрүчеләр белән аңлатма эшләре алып барылды. Әлеге транспорт чаралары белән аеруча балалар куллана, һәм тикшерү барышында балаларның якынча 10нан 9ы юлны чыкканда самокаттан төшмичә, юл йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланды. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм ата-аналар белән әңгәмә барышында юлны чыкканда аеруча игътибарлы булырга һәм велосипедтан, самокаттан төшеп, юлны чыгарга икәнлеген кабат искә төшерде, юл йөрү кагыйдәләре сурәтләнгән белешмәлекләр таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев