ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга?

Урамда яз хакимлек итә, кояш та нурларын ныграк сибә башлады. Инде автосервислар кырында да автомобильләр күренә: кайбер машина хуҗалары кышкы тәгәрмәчләрне җәйгесенә алыштырырга кереште.

Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машина көпчәкләрен ашыгып алыштырмаска өнди. Язгы һава торышын аңлыйм димә, әле генә кояш чыкса, төнгә инде суытып та җибәрергә мөмкин. Шуңа һава торышы тотрыклы булып, уртача тәүлеклек температура +7 градустан күтәрелгән очракта гына, курыкмыйча тәгәрмәчләрне алыштыра аласыз.


Нет комментариев