Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Юл хәрәкәте иминлеген бозып, җәзага тартылганнар

Шәһәребезнең Болгар урамыннан машинада хәрәкәт иткәндә Мөхтәров Э.Р юл йөрү кагыйдәсен бозып, җәяүлегә куркыныч тудыра. Шуннан соң үзе вакыйга булган урыннан качып китә.

Ул үз гаебен тулысынча таный, үкенүен белдерә. Зыян күрүченең аңа карата каты җәза кулланмавын искә алып, әмма юлда куркыныч тудырылуыннан чыгып, суд Мөхтәров Э.Р.га карата 1 ел машина йөртх хокукыннан мәхрәм итү турында карар чыгара. Шәт, бу вакыт эчендә ул үз гамәленә нәтиҗә ясар, сабак алыр.  

Буралы авылында Гөбәйдуллин И.С. эчкән хәлдә руль артында булып, юл иминлеге инспекторы тарафыннан туктатыла. Вакытында чара күрелмәсә, кем белә, бәлки фаҗига дә кылыныр иде. Җәмәгать судьясы аны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнү турында карар чыгара.

Юлларда сак булыйк, җәмәгать! Эчеп руль артына утыруның беркайчан да юньлегә илтәсе юклыгын онытырга ярамый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев