Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Тымытык авылында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина руле артына утырган Р.Гайнуллинның канында 1,637 мг/л алкоголь барлыгы раслана.
Азнакай районы җәмәгать судьясы аңа карата ачылган административ эшне карады. Ул үзенең гаебен танып, үкенүен белдерсә дә, җәяү йөреп торырга туры киләчәк. Аңа шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф та билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев