Аңа шулай ук штраф та салынды
Шәһәребезнең Гәрәев урамында урамында исерек хәлдә машинасы белән идарә иткән Р.Ибәтуллинга карата юл иминлеге инспекторлары тарафыннан беркетмә төзелә. Ул үзенең гаебен таный, тикшерү экспертизасы да аның исерек булуын раслый.
Шоферга карата ачылган административ эш 2 нче суд участогы җәмгыять судьясы тарафыннан каралып, аңа карата җәза карары чыгарыла. РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе, 1 часте нигезендә ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 45 мең сум штрафка тартыла.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев