Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Яшь азнакайлыларны яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрергә чакыралар

6 нчы мәктәпнең ЮИД отряды яшь корреспонденты Самир Мостафиннан язма

Мин Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы, «Светофорик» ЮИД отряды командиры.

Дәресләрдән буш вакытта без юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез һәм аларны үтәүнең мөһимлеге турында фикер алышабыз. Миңа кагыйдәләрне өйрәнү, бу мәсҗәләдә башкаларга да ярдәм итү аеруча ошый.

Көз, кыш айларында урамда караңгы тиз төшә башлый. Яңгыры, кары, бураны да күз күременә нык комачаулый. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядында без киемендә яктылык кайтыргыч элементлары булган кешенең ерактан да яхшы күренүе турында белдек. Шуңа күрә киемдә, портфельдә мондый элементларны кулланырга кирәк.

Без төрле тикшерүләр дә уздырдык. Киемендә яктылык кайтыргыч элементы булган җәяүлене машина йөртүче 150-200 метр арадан күреп ала икән, кире очракта бу сан 50 метрны гына тәшкил итә. Бу вакытта ул инде туктап та кала алмаска мөмкин. Ә киемдә яктылык кайтаргыч элемент булса, шофер җәяүлене ерактан ук күреп, игътибарын тагын да артыра төшәр иде. 

Без «Светофорик» отряды белән мәктәбебездә укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм аларның кименәрендә-рюкзакларында яктылыкны чагылдыручы элементлар булу-булмавын тикшердек. Кагыйдәләрне әле барысы да тиешле дәрәҗәдә белеп бетерми икән, яктылык кайтаргыч элементлар да барысында да юк. Мондый балаларга барысын да яхшылак аңлаттык. Без мәктәп укучыларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен һәм үтәүләрен телибез.

Хөрмәтле ата-аналар! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез! Киемендә яктылык кайтаргыч элементы булган бала ерактан күренеп тора икән, бу аны хәвеф-хәтәрдән саклый. Аларның иминлеге сезнең кулларда.

 

Самир Мостафин, 6 нчы мәктәпнең ЮИД отряды яшь корреспонденты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев