Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Гамәленә күрә җәзасы

Агымдагы елның сигез аенда Азнакай суд районы буенча җәмәгать судьяларына исерек килеш машина белән идарә итү буенча 168 эш кергән булган.

Алар нигезендә 149 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 һәм 3 нче өлеше буенча (исерек килеш машина белән идарә итү) 107 эш каралып, 81 кешегә 30 мең сум күләмендә штраф салынган, алар шулай ук ел ярымга таныклыксыз да калган. 15 кешегә исә административ арест җәзасы бирелгән. 

12.26 маддәнең 1 нче өлеше буенча (медицина тикшерүе узудан баш тарту) 61 эш каралган. Алар буенча 53 кеше җаваплылыкка тартылган. 

Д. Шамиловны автоинспекторлар Азнакай — Тымытык —Күктәкә юлында кулга «төшерә». Исереклек билгеләре бул¬ган шофер медицина тикшерүе узудан баш тарта. Гаепләнүче судка килеп торуны да кирәк дип тапмый. Әмма бу җәзадан берничек тә коткармый. Суд карары нигезендә аңа 30 мең сум штраф салына һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев