Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Тонировка” рейды уздырыла

Бүген Азнакайда хокук сакчылары “Тонировка” рейды уздыра

Техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәрәзә, төсле пленка куелган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган. 

Техник регламент таләбе буенча  җил тәрәзәчекләренең яктылык кертү нормасы 75 проценттан, алдагы ян-яктагыларның һәм ишек пыялаларының 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әмма көзге эффектлы пыяла куллану рөхсәт ителми.

Машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә тоту мөмкинлеге бермә-бер кими. Җәмәгать “күзеннән” яшеренеп кенә җаваплылыктан качып булмый, үзебезнең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куймыйк, хөрмәтле машина йөртүчеләр!

Александр Лаврентьев, ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев