Азнакайда машина бәрдергән җәяүле һәлак булган
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда машина бәрдергән җәяүле һәлак булган

Алган тән җәрәхәтләреннән 49 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук вафат була.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 7 август көнне 20.30 сәгатьтә Әлмәт-Азнакай юлы буйлап хәрәкәт иткән “Рено Логан” машинасы шоферы юл кырыннан барган 1971 елгы җәяүлене бәрдерә. Соңгысы да юл йөрү кагыйдәсен бозып, машина хәрәкәт иткән юнәлеш буенча барган була. Караңгыда яктылык кайтаручы элементлары да булмый.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев