Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда эчкән килеш руль артына утырган 2 машина хуҗасы җәзага тартылды 

Хәзерге вакытта машинасыз тормышны күз алдына да китереп булмый, әгәр гаиләң, балаларың бар икән – бигрәк тә.

Үз ихатасы белән яшәгән кешегә дә ул көн дә кирәк булып тора. Мәнәвез авылында В.Тарасовның машина белән кайда юл тотуы булгандыр, әмма ул аңа эчкән килеш утырып, соңыннан бик үкенерлек ялгышлык кылган. Ә инде закон күзлегеннән чыгып әйткәндә, административ хокук тәртибе бозган. Мәгълүм ки, эчкән килеш транспорт белән идарә итү юл иминлегенә куркыныч тудыру сәбәпле, закон таләпләрен бозу санала. ЮХИДИ инспекторының медицина тикшерүе үтү тәкъдименә ул каршы килә, үзенә карата төзелгән беркетмә нигезендә кузгатылган эш буенча үткән суд утырышына да килми. Тәртип бозуның нәтиҗәсе шул: җәмәгать судьясы аңа карата 30 сум штраф түләтү һәм ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара.

Шундый ук карар чыгарылган суд утырышы чәршәмбе көнне узып, анда исерек хәлдә машина йөрткән Т.Хәлиуллинның эше каралды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев