Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Автоледи” бәйгесе үтте

Ел саен районда гүзәл затларның машина йөртүдә осталыгын сынау буенча бәйге уздырыла.

Ул быел да чын бәйрәм төсе алды. Бәйгегә районның иң оста машина йөртүчеләре җыелган иде. Ярышларның теоретик өлеше ДОСААФ базасында үтте. Гүзәл затларны сәламләп, җирле ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин һәм ЮХИДИ бүлеге өлкән инспекторы Альмир Габделхаков аларның һәммәсенә уңышлар теләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Теоретик өлештә кызлар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы торды. Ярышларның икенче этабында исә конкурста катнашучылар машина йөртү осталыгын күрсәттеләр.

Быел бәйгедә беренчелекне Гөлназ Хафизова яулады. Икенчедә – Лилия Шәймиева, өченчедә – Нурания Рахманова. Аларның барысына “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев