Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның «Зебра» отряды юл иминлеге сагында тора

Юллар иминлеге бекайчан да әһәмиятен югалтмаячак, чөнки көн саен шәһәр урамнары буйлап йөзләгән җәяүле, велосипедчы һәм шоферлар йөри

Кечкенә вакыттан безне — балаларны нинди дә булса яңалыкка өйрәтәләр: ничек утырырга, калакны ничек дөрес тотарга, сөйләшергә... Үсә-үсә без укырга, язарга, рәсем төшерергә өйрәнәбез. Һәм нәкъ шул яшьтән безгә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә өйрәтергә кирәк. Чөнки балалр бакчасына йөргәндә үк без инде юл хәрәкәтендә катнашучылар булып саналабыз.

Башта — җәяүле, аннан — велосипедчы, тора-бара машина йөртүче дә булып китәрбез. Шуңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен бүгеннә белергә һәм катгый үтәргә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре ул кадәр авыр да түгел, юл билгеләре, кайчан туктарга, кайчан алга барырга икәнлеген искәртеп торучы светофорлар бар. Аларны үтәсәң, юллар да һәрчак имин булыр. 

Кызганычка каршы, кайчак юл-транспорт һәлакәте балалар сәбәбе белән дә килеп чыгарга мөмкин. Мин үзем дә еш кына юлны тиешле булмаган урыннан яки светофорның «кызыл» төсенә йөгереп чыккан балаларны очратам. Алай дисәң, бездә балалар гына түгел, өлкәннәр дә шулай эшли. Мондый җәяүлеләрне мин беркайчан да күрмәмешкә салышмыйм, гел кисәтү ясыйм.

Безнең 7 нче мәктәптә эшләп килүче «зебра» ЮИД отряды һәрчак юл иминлеге сагында. Җитәкчебез Лилия Рәсим кызы белән без башта юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез, аннан бу хакта башка укучыларга сөйлибез. Юл хәрәктенең яшь инспекторлары белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз, төрле акцияләр уздырабыз. Безгә еш кына кунакка районыбызда профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Риф кызы да килә. Ул үткәргән бәйге-виктрориналар аеруча кызыклы һәм үтемле.

Күптән түгел без 18 нче «Улыбка» балалар бакчасында булып, анда йөрүчеләргә юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләдек, киңәшләр бирдек, уеннар уйнадык. Бакчада юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү кабинеты да бар, анда светофорлар, юл билгеләре куелган. 
Кадерле дуслар! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барыбыз да үтәсәк, юлларыбыз да имин булыр! 
Әмир Диваев, 7 нче мәктәпнең ЮИД отряды яшь корреспонденты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев